“Курку белмәс ил уллары”
Иске Кишет авыл китапханәсе авылдагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллин музей-утарында Ватан Геройлары көне уңаеннан батырлык дәресе үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова катнашучыларны музей ачылу тарихы һәм Арча районыннан чыккан Советлар Союзы Геройлары:Валентин Ежков,Нәкыйп Сафин,Гатаулла Салихов,Гани Сафиуллиннарның батырлыклары белән таныштырды.Шулай ук Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә,бу исемне алырга өлгермәгәннәр һәм якташлар-Социалистик Хезмәт Геройлары турындагы стендлар белән таныштырды.Экскурсия үткәрде.Бергәләп,Гани Сафиуллин һәм шулай ук музей ачылышы турында Таттелеком төркеме төшергән эчтәлекле искиткеч фильмны карадык.Аннары фикер алышу,сорауларга җаваплар булды.