Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Яшәү кызык,тормыш катлаулы”

      Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе үзенең инвалид укучыларына өйгә барып китапханә хезмәте күрсәтә,аларның хәлләрен белә,укырга китаплар илтә.Бу эш әлбәттә бу ункөнлектә генә түгел,ә ел буе дәвам итә.Авыру кешенең күңелен күтәреп җибәрү өчен якты чырай,бер җылы сүз җитә.