Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Үз әнкәсе,үз газизе »

      Иске Кишет авыл клубында авыл китапханәсе белән берлектә Әниләр көненә багышланган тематик кичә үтте.Чарада авылыбызның әниләре катнашты.Чара барышында әниләребез турында иң ягымлы, иң назлы сүзләр, иң күңелгә үтеп керерлек шигырьләр һәм җырлар яңгырады.Тамашачылар кызыклы бәйгеләрдә, уеннарда катнаштылар. Шулай ук кичәгә килүчеләр китап күргәзмәсе белән таныштылар.Китапханәче Габитова Г.бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, традицияләре турында сөйләде.Бәйрәмдә катнашучылар әниләре турында истәлекләре белән уртаклаштылар, әниләргә багышланган әдәби әсәрләрне искә төшерделәр.