Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Безнең акыллы ярдәмчеләр»

      Иске Кишет авыл китапханәсе сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә дәрес-практикум үткәрде.Китапханәче Г.Габитова китап күргәзмәсенә күзәтү ясады,балаларны белешмә әдәбият фонды белән таныштырды,сүзлекләрнең белешмәлекләрдән нәрсә белән аерылуы турында сөйләде.Ул балаларга сүзләрнең мәгънәсен ,аларның язылуын яки башка телгә тәрҗемәсен белергә кирәк булганда, без моны сүзлекләрне карап белә алабыз, дип сөйләде.Балалар, энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәләр белән танышканнан соң, белешмә әдәбият белән мөстәкыйль эшләделәр, шуның белән алган белемнәрен һәм күнекмәләрен практикада ныгыттылар.