Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

"Ил бердәмлек белән көчле"

      Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә мәгълүмат сәгате үткәрде.Кичәне алып баручы китапханә мөдире Г.Габитова катнашучыларны бу бәйрәмнең тарихы,илебездә дус,тату яшәүче күптөрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре,тормыш-көнкүрешләре,милли киемнәре,ризыклары белән таныштырып үтте.Кичә ахырында фикер алышулар,яңа килгән вакытлы матбугат белән танышулар булды.Кичәбез файдалы үтте.