"Көзге бүләк"
Иске Кишет авыл клубында авыл китапханәсе белән берлектә "Көзге бүләк" дип исемләнгән тематик кичә үтте.Кичәне китапханә мөдире Гөлфия Г. алып барды.Көзгә багышланган бу матур кичәбез көзге темага багышланган матур шигырьләр,дәртле җырлар белән үрелеп барды.Кичәдә күрше-тирә авылларыбызның мәдәният хезмәткәрләре,китапханәчеләре катнашты.Тамашачыларыбыз бу кичне рәхәтләнеп ял иттеләр,кичәбез турында бик матур җылы сүзләрен җиткерделәр.