“Тормыш мизгелләре”
Иске Кишет авыл китапханәсе танылган башкорт, татар язучысы, шагыйрь һәм драматург,Башкортстанның халык шагыйре,Салават Юлаев премиясе лауреаты Мостай Кәримнең тууына 105 ел тулу уңаеннан "Тормыш мизгелләре" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Китапханәче Г.Габитова катнашучыларны әдипнең күренекле әдәбиятчылар,замандашлары турындагы истәлекләре,фәлсәфи уйланулары,якташлар тормышыннан хикәяләре тупланган китаплары, шулай ук төрле елларда язылган шигырьләре белән таныштырды.