“Корамадан-сәнгать әсәре”
Иске Кишет авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» кысаларында Россиядә гаилә елы уңаеннан мастер-класс элементлары белән фольклор кичәсе узды. Чара барышында катнашучылар татар халкының милли мәдәнияте,татар әбиләренең борынгыдан яраткан шөгыле,хәзер онытылган корама тегү сере белән таныштылар.Китапханәче чарада катнашучыларны- юрганнар,мендәр тышлары,шулай ук төрле әйберләрне бизәүдә кулланыла торган корамалап тегүнең техникасы белән таныштырып үтте.Аннары «Ак калфак»клубы әгъзаларының гаилә архивыннан күргәзмәгә куелган төрле корама әйберләр белән танышу булды.Зөлфирә апа Хәсәнова үзләренең гаилә архивыннан алып килгән әйберләрнең тарихы белән таныштырып үтте.Шулай ук темага кагылышлы төрле мәзәкләр дә тыңладык.Кичәбез күңелле һәм файдалы булды.