“Вакыт ага агымсулар сыман”
Иске Кишет авыл клубында авыл китапханәсе белән берлектә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган Могҗизалар кыры уен чарасы узды.Бу өлкәннәр өчен бер-берсе белән аралашу өчен тагын бер мөмкинлек.Чарада авылыбызның өлкәннәре һәм кунаклар катнашты.Чараны китапханәче Габитова Г. алып барды. Безнең чара өстәл уеннары рәвешендә тәкъдим ителде.Чара барышында матур әдәбият,авторлар һәм әсәрләр,язучылар һәм шагыйрьләрнең биографияләре белән бәйле сораулар һәм биремнәр,шулай ук якташ язучыларыбызга игътибарны җәлеп итү кулланылды.Уен барышында катнашучылар үзләренең белемнәрен сынадылар.Тәнәфесләрдә өлкәннәр үзләренә карата бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр ишеттеләр.Алар өчен авылыбыз үзешчәннәре башкаруында иң матур җырлар,биюләр,шигырьләр яңгырады.Мондый уеннар уздыру өлкән яшьтәге кешеләрнең әдәбиятка кызыксынуын арттырачак.