“Сабый-абый”
Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә татар балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең 75 еллыгына багышланган әдәби кунакханә үткәрде. Китапханәче Г.Габитова балаларга адресланган дистәләгән китаплар авторы турында сөйләде. Балаларны әйләнә-тирә дөньяга, табигатькә,олыларга,якыннарга,тормышка игътибарлы һәм тыңлаучан итеп тәрбияләүгә багышланган "Сандугачлы бишек " дигән шигырьләр җыентыгы балалар өчен бик кызыклы булды.Китапханәче балаларга әлеге китаптан кызыклы, мавыктыргыч шигырьләр укыды. Аннары балалар белән шигырьләр турында фикер алышу булды. Чара барышында балалар төрле мавыктыргыч уеннарда катнаштылар.Чара нәниләр өчен кызыклы булды.