“Үз һөнәрем белән горурланам!”
Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә специалист көне үткәрде. Китапханәче Г.Габитова чара башында китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балаларга тәрбияче һөнәре турында кыскача мәгълүмат бирде, аларның нинди сыйфатларга ия булулары турында сөйләде.Бәлки, балалар үзләре дә үскәч тәрбияче һөнәрен сайларлар.Шагыйрьләребез тәрбиячеләр турында күпме матур шигырьләр язганнар.Китапханәче Б.Рәхмәтнең "Иң күңелле чак",Фәннур Сафинның "Яңгыр малае"китапларыннан шигырьләр укыды.Соңыннан балалар белән бергәләп бу шигырьләр турында фикер алыштык.Китапханәче балалар белән бергә тәрбиячегә матур чәчәк бәйләме бүләк итте,балалар да үз чиратында шигырьләр сөйләделәр,яраткан тәрбиячеләре З.Садыйкованы,мөдир Э. Шәйхетдинованы һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.Чара азагында китапханәче балалар белән бергә хәрәкәтле уеннар уйнады.Бик күңелле булды.