“Исәнме,мәктәп!”
Яңа Кишет гомумбелем бирү мәктәбендә Белем бәйрәме бик матур,күңелле үтте.Бәйрәмдә мәктәп укучылары,педагоглар коллективы,әти-әниләр,авыл җирлеге башлыгы,авыл китапханәчеләре һәм бик күп кунаклар катнашты.Бәйрәм чарасы матур шигырьләр,җыр-бию белән үрелеп барды.Чараны быел инде чыгарылыш классы буларак 9 нчы класслар башлап җибәрде.Аннан алар эстафетаны быел тәүге тапкыр беренче класска укырга кергән нәни укучыларга тапшырдылар.Аларга Белем ачкычын бүләк иттеләр.Бүген әлбәттә зур игътибар беренче класска укырга керүчеләргә булды.Килгән кунаклар һәрберсе диярлек аларга истәлек бүләкләре тапшырдылар.Уңышлар юлдаш булсын сезгә балалар.Тыныч көннәрдә,яхшы билгеләргә генә укырга насыйп булсын сезгә!