“Мин дөньяны тыңлыйм”
Иске Кишет авыл китапханәсе шагыйрь, журналист Газинур Моратка 65 яшь тулу уңаеннан әдәби кунакханә үткәрде. Китапханәче кичәдә катнашучыларны шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Г.Морат үзенчәлекле шигъри алымнарга ия,нык фикер иясе,серле сагыш,романтик рухлы һәм шул ук вакытта заманча публицистик яңгырашлы шигърият тарафдары.Аның шигъри стиле көтелмәгән чагыштырулар,метафоралар,тирән мәгънәви әйтемнәре белән аерылып тора, алар канатлы сүз була ала. Шулай ук әдәби кунак бүлмәсендә катнашучыларга Г. Моратның" Җәяүле кошлар " төрле елларда язылган әдәби-публицистик мәкаләләре, шулай ук лирик-фәлсәфи шигырьләр һәм поэмалары кергән “Көзге учак кузлары","Кош хокукы" китаплары тәкъдим ителде.