Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

”Китап сөючеләр утравына сәяхәт”

       Иске Кишет авыл китапханәсендә Бөтендөнья китап сөючеләр көне уңаеннан әдәби кичә үтте.Китапханәче апалары кичәгә килгән китап сөюче балаларны бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырып үтте.Китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.Җәйге каникул чорында авылга әби-бабайсына кунакка кайткан балалар да китапханәгә күпләп киләләр.Балалар үзләренең яраткан китаплары турында фикер алыштылар.Аеруча кызыксынган китапларын өйгә укырга да алдылар.