Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Гаиләм-җылы учак”

      Иске Кишет авыл клубы һәм китапханәсе 2024 ел Рәсәйдә Гаилә елы уңаеннан   “Гаиләм-җылы учак” дип исемләнгән тематик кичә үткәрде.Кичә август аеның бик матур бер җылы кичендә авыл клубы ишегалдында үтте.Кичәдә мәдәният,китапханә хезмәткәрләре,авыл халкы,кунаклар катнашты.Кичәне китапханә мөдире Г.Габитова алып барды.Гаиләгә,туган нигезгә,туган авылга багышланган бик күп матур шигъри юллар,җырлар,күңелле уеннар белән үрелеп барды бу кичә.Бәйрәмгә парлап килгән гаиләләр белән бергәләшеп “Гаилә учагын”да кабыздык.Пыскып кына утырмасын,ялкынланып янсын безнең бу “Гаилә учагы”быз.Авылдашлар өчен бик матур аралашу,күрешү чарасы да булды бу бәйрәм.