“Серле Репин”
Рәссам, портрет, шулай ук тарихи жанр остасы И.Репинның тууына 180 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә сәнгать сәгате үткәрелде. Китапханә мөдире Г.Габитова китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.Чара барышында катнашучылар Репин исемен беренче тапкыр таныткан «Бурлаки на Волге» картинасын язу тарихы белән таныштылар.Бу полотно Россиянең сәнгать тормышында чын вакыйгага әверелде.Шулай ук катнашучылар Репинның «Запорожцы пишут письмо турецкому султану», «Иван Грозный и сын его Иван 16 ноября 1581 года», «Не ждали» һ. б. картиналары белән таныштылар.