Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Каһарманның туганнары музейда”

      Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында Г.Сафиуллинның туганнары Валиев Мөхәммәт Шакир улы балалары һәм оныклары белән экскурсиядә булып киттеләр.Мөхәммәт абыйның инде моңарчы да музейда булганы бар иде.Бу юлы инде ул яңадан икенче тапкыр,әле музейда булмаган балалары белән кайткан иде.Яңа кичерешләр,искә төшерүләр,хатирәләрне кабаттан яңарту.Китапханә мөдире Г.Габитова аларга күп мәгълүматлар сөйләде.Музей белән таныштырды.Истәлеккә фотога да төштек.