Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Ялкынлы еллар хәтере…”

      Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә Хәтер көне үтте.Чарада балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр,шулай ук аларның ата-аналары катнашты.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова аларны музей ачылу тарихы, экспонатлар,Арча районыннан чыккан Советлар Союзы Геройлары Гани Сафиуллина,Валентин Ежков,Нәкыйп Сафин,Гатаулла Салиховларның батырлыклары белән таныштырды.Иске Кишет авылыннан фронтка 199 кеше киткән, шуларның 116сы яу кырларында һәлак булган.Без бүген имин, тыныч, җитеш тормыш өчен аларга гомеребез буе бурычлы.