“Сабантуйга,сабантуйга”
Татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме Сабантуй Иске Кишет авылында бик матур урында “Симет”елгасы буенда үтә.Бу бәйрәм Яңа Кишет авыл җирлегенә кергән дүрт авыл өчен уртак бәйрәм.Монда шушы җирлеккә кергән мәдәният хезмәткәрләре,китапханә мөдирләре бәйрәмне оештыруда,алып баруда зур бердәмлек күрсәтәләр.Был да бәйрәмебез бик күңелле,зур оешканлык белән үтте.Бәйрәмдә бик күп төрле милли уеннарыбыз:әйбер кисү,чүлмәк вату,көянтә-чиләк белән су күтәреп йөгереп ярышу,авыш колгага менү,биек колгага менү,капчык киеп йөгерү,кул пычкысы белән утын кисү һ.б. төрле бик күп уеннар уйнатылды.Бәйрәм ул әле озак еллар күрешмәгән туган-тумачаларның,дус-ишләрнең очрашу,күрешү,аралашу чарасы да булып тора.Сабантуйга бик күп кунаклар,җырчы-артистлар,тамашачыларыбыз да бик күп килгән иде.Бәйрәмебез бик күңелле үтте.Көн дә бик әйбәт,матур булды.Әз генә яңгыр явып китү тамашага килүчеләрне бер дә куркытмады.