Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Страна закония»

      Иске Кишет авыл китапханәсе балалар өчен танып белү уены үткәрде.Балалар китапханәче белән бергә «Закон»иленә сәяхәт иттеләр. Бу ил картада юк, ләкин ул законнарны үтәргә тырышкан һәрберебезнең күңелендә.Китапханәче «Закон»сүзенә аңлатма бирде.Балалар үзләренең төп хокуклары турында күп нәрсә белделәр.Мәсәлән, бала туганнан соң исемгә хокуклы.Китапханәче шулай ук балаларны аларның бурычлары белән таныштырды. Бурычлар күп: мәктәптә дә, өйдә дә, һәм алар барысы да төрле, аларны һәрвакыт үтәргә кирәк.Үз хокукларын белгән һәм башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт иткән кеше үз тормышына ышаныч белән карый.