“Нечкә эрләгәнне көтүе озак”
Иске Кишет авыл китапханәсе клуб белән берлектә клубта “Нечкә эрләгәнне көтүе озак” дип исемләнгән орчык белән җеп җерләү буенча мастер класс үткәрде. Дөресрәге бу безнең авыл тормышы белән яшәүче,кул эшләре эшләргә яратучы,бигрәк тә сарык йоныннан җеп эрләргә оста ханымнар белән бер очрашып,тәҗрибә уртаклашу,әзрәк кенә орчыкның һәм җеп эрләүдә бик тә кирәкле тагын бүтән кирәк-яракларны да искә төшерү аларның тарихына да күз салу,әзрәк кенә уен-көлке һәм дә инде чәй өстәле дә булган бер күңелле кичә булды.Кичәдә катнашучылар чын ихластан сөйләшеп үткәннәрне дә искә төшереп утырдылар,фикер алыштылар,тәҗрибә уртаклаштылар.Халкыбызның онытыла баручы җырларын да искә төшерделәр.Кичәбез файдалы һәм күңелле үтте.