“Негде яблоку упасть!”
Балалар язучысы,прозаик,тәрҗемәче,автор-башкаручы Борис Гиршевич Вайнерга75 яшь тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә Борис Вайнерның “Негде яблоку упасть!” китабына премьера үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова балаларны кыскача гына Б.Вайнерның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырып үтте.Ә аннан соң “Негде яблоку упасть!” исемле китапка тукталып бу китапның кыскача эчтәлеге белән танышып үттек.Балаларны үзенә җәлеп итеп торучы бу бик тә кызыклы,мавыктыргыч,искиткеч зур осталык белән нәшер ителгән бу китапны нәни дусларыбыз бик яраттылар.Г.Габитова бу китаптан балаларга шигырьләрне дә кычкырып сәнгатьле итеп укып күрсәтте.Кичәбез бик күңелле үтте.Китапханәбезгә яңадан дүрт укучы өстәлде.