“Мәчене сөю-иманнандыр”
Иске Кишет авыл китапханәсе Халыкара песиләр көненә 1-5 класс укучылары белән берлектә мәгълүмат сәгате үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова кичәгә җыелган укучыларны бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырып үтте.Аннан соң песиләргә багышлап төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.Кичә балалар белән кызыклы әңгәмә кору рәвешендә алып барылды.Балаларга песиләр турында күп мәгълүмат бирелде.Укучылар песиләр турындагы кызыклы хикәяләрне,шигырьләрне сәнгатьле итеп кычкырып укыдылар.Табышмаклар әйтештеләр,мәкальләр тыңлап киттеләр.Үзләренең өйдәге песиләре турында да сөйләшеп,үзара аралашып фикер алыштылар.