“Яхшы эшләр кылыйк,мәрхәмәтле булыйк!” Хәйрия кичәсе
“Яхшы эшләр кылыйк,мәрхәмәтле булыйк!” Хәйрия кичәсе
Кайгыңны кайгырышырлык кешегә сөйлә дип халык юкка гына әйтмәгәндер.Авылдашыбыз Ситдиков Габделфәтнең капкасын кайгы-хәсрәт ачып кергәнгә дә байтак вакыт узды.Кызы Ләйсән каты авырып китеп,аңа чит илдә катлаулы операция ясалды.Бик күп акчалар китте,якташлар,мәрхәмәтле кешеләр күп ярдәм күрсәтте.Алга китеш шактый.Операциянең тагын чираттагысына акча җыярга кирәк.Шушы максаттан Иске Кишет авылы мәдәният хезмәткәрләре,бер төркем төрле яшьтәге һәвәскәр артистларыбыз катнашында хәйрия кичәсе үтте.Бу изге гамәлебезнең Мөхәррәм аена туры килүе дә очраклы түгелдер.Чөнки бу айда кылынган гамәл-гыйбәдәтләрнең,игелекле эшләрнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләр арттыра.Бер-беребезгә игелек кылу,мәрхәмәтле булу,шәфкатьлелек күрсәтү,ярдәм кулы сузарга тырышу-безнең гыйбәдәтебез.Кичәгә халык күп килде.Авылдашларыбыз кеше кайгысына битараф түгелләр.Җыелган акча Ләйсәнебезгә җиңеллек китерергә ярдәм итсен иде!Кичә бик күңелле узды,халык рәхәтләнеп ял итте.Җыр,бию,нәфис сүз,юморга бик бай кичә булды ул.