"Каләмне корал итеп."
Китапаханәдә 22 июнь – Кайгы һәм хәтер көне уңаеннан “Каләмне корал итеп.” – дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм обзор ясалды. Бу көн кешелек тарихында иң канлы вакыйга буларак уелып калган. Илгә Җиңү китергән һәрбер солдатны без хәтерләргә тиеш! Бәхетле киләчәк хакына корбан булганнарның берсе дә онытылмасын! Бу күргәзмәгә Гомәр Бәшировның “Намус ”романы, Шаһинур Мостафинның “Ядрәләрне эреткән йөрәкләр” документаль – публицистик язмалары, Фатих Кәримнең Сайланма әсәрләре китаплары урын алды. 3 укучы катнашты, 2 китап бирелде.