Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Якташларың, Тукай сине укый"

Бөек шагыйрьнең әсәрләренә эшләнгән “Тукай дөньясына сәяхәт” дип аталучы табигый әйберләрдән ясалган композицияләр һәм рәсем конкурсы.

  26 нче апрель көнне Күкчә Бирәзә китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән Г. Тукайның 130 еллыгына багышлап  “Якташларың, Тукай сине укый” дигән шигырь бәйрәме узды. Иң элек укучылар Г. Тукайның шигырьләрен ятладылар.

     Г.Тукайның “Исемдә калганнар ” әсәре буенча кыскача биографиясе сөйләнелде. Г. Тукай әкиятләре буенча викторина сораулары бирелде. Укучылар үзләренең ятлаган шигырьләрен сөйләделәр. “Гаҗәеп бай Тукай иҗаты” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә обзор ясалды.