Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

Җанда иҗат ялкыны

Чиканас һәм Күкчә - Бирәзә авыл китапханәчеләре , Арча районы Сарай Чокырча авылында яшәп , иҗат итүче ,”Каурый каләм “ әдәби – иҗат берләшмәсе әгъзасы ,”Әткәй тальяны “, ”Бәхет юллыйм “ китаплары авторы Марсель Гаптрауф улы Шәрәпов белән очрашу уздырдылар.Кичә барышында язучының шигырьләре укылды,”Алма бакчасында “пьесасыннан өзек сәхнәләштерелде . Марсель Шәрәповка яңадан – яңа иҗат уңышлары теләп калабыз.