“Китап битләрендә сугыш мизгелләре “
2025 ел – Ватанны саклаучылар елы.
Күкчә – Бирәзә авыл китапханәсендә “Китап битләрендә сугыш мизгелләре “ дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар кырыс сугыш чоры вакыйгаларын ачып бирәләр ,үз көчләрен һәм гомерләрен кызганмыйча ,каты сугышларда дошманга каршы аяусыз көрәшкән ,Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган батырлар турында сөйлиләр.