"Могҗизалар иленә дәшә безне балачак."
Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла. Шушы бәйрәм уңаеннан Күкчә – Бирәзә китапханәсендә дә ”Могҗизалар иленә дәшә безне балачак” дигән кечкенә генә сабантуй оештырдык. Иң элек җәйгә багышланган шигырьләр укыдык, җәй фасылына табигатькә карата табышмаклар чиштек. Аннары төрле спорт уеннары уйнадык. Һәрберсенә бүләкләр тапшырылды.
Кадерле балалар! Бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Әти-әниләрегез, өлкән яшьтәге ихтирамга лаеклы кешеләр сезнең белән һәрвакыт горурлансыннар, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәгез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез – безнең киләчәгебез!