Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Табигатьне саклыйк"

    Күкчә – Бирәзә китапханәсендә экология елы уңаеннан  “Табигатьне саклыйк”  дигән әдәби уен 3-4 сыйныф укучылары белән үткәрелде. Укучыларга табигатьне дөрес һәм файдалы итеп саклау турында М. Нурмиеваның “Кисәтү”  шигыре укып үтелде.  Нәрсә соң ул урман?. Аның нинди файдасы бар  дигән сораулар бирелде укучыларга. Урман кешенең юмарт дусты. Ул йорт салырга агач бирә, бик күп дару үләннәре үсә. Урман үсемлекләре белән танышу. Урманга килү белән безне яшел ябалдашлары белән күкне терәтеп  утырган агачлар - табигатьнең  гүзәл бер могҗизасы каршы ала. Агачлар безнең дустыбыз, саклаучыбыз, дәвалаучыбыз. Алар һавадагы микробларны бетерә, тавышларны йота, кислород бүлеп чыгара.

    Без танышып китүче агачларны ачыклыйк. Табышмаклар әйтү.

    Урман җәнлекләре белән танышу. Табышмаклар әйтү.

   Урманда яшәүче җәнлекләрнең рәсемнәрен карау, аларның нәрсә белән туклануын ачыклау.

      “Табигать – уртак йортыбыз” – дигән күргәзмәгә эшләп куелды, обзор ясалды.

       Укучылар хәрефләрдән җөмлә төзеделәр. Табигать – уртак йортыбыз дип аталды.