"Күңелләрдә бөек Тукай!".
27 нче апрель көнне Күкчә Бирәзә китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән Г. Тукайның 131 еллыгына багышлап “Күңелләрдә бөек Тукай” дигән шигырь бәйрәме узды.
Г.Тукайның “Исемдә калганнар” әсәре буенча кыскача биографиясе сөйләнелде. Г. Тукай әкиятләре буенча викторина сораулары бирелде. Укучылар үзләренең ятлаган шигырьләрен сөйләделәр. Бу шигырь бәйрәме “Туган тел” җыры белән тәмамланды.“И мөкатдәс моңлы сазым!” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә обзор ясалды.