"Ак җилкәндәй - ак күңел".
Күкчә – Бирәзә китапханәсендә барлык төр укучылар өчен “Ак җилкәндәй – ак күңел” – дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Укучыларга бу күргәзмә борынгыдан килгән рухи кыйммәтләребезне, йолаларыбызны, гореф – гадәтләребезне,телебезне, халык иҗаты җәүһәрләрен саклап калырга өйрәтә. Татар халкының милли киемнәрен,баш киемнәренең тарихын белергә була. Халык күңелендә уятып калмыйча кабаттан тормышка ашыру безнең бурычыбыз булсын иде.