Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Мин бәйрәмнәр яратам."

       Күкчә – Бирәзә китапханәсендә шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать  эшлеклесе, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Рафис Корбанга – 60 яшь тулу уңаеннан “Мин бәйрәмнәр яратам” – дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Күргәзмәгә Р. Корбанның балалар өчен язылган “Алмалы төн”, “Сөзгәк болыт”, “Рафис Корбан шигырьләре” дигән шигырьләр китаплары һәм балалар сәхнәсе өчен язылган “Куркуын җиңгән куян” пьесалар китаплары куелды. Рафис Корбан нәниләрне матурлыкны күрергә өйрәтә, туган як табигате күренешләре аша алар күңеленә әхлаклылык орлыклары салырга омтыла. Бу күргәзмәдә 3 укучы катнашты,  3 китап бирелде.