"Балаларга үгет нәсихәт."
Үзеңне әдәпле, тәртипле тотарга кечкенәдән өйрәнү кирәктер. Шуны истә тотып китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән әдәплелек сәгате үткәрелде. Әгәр кешеләрдә әдәп булмаса, дөнья тормышының тәртибе бозылыр иде. Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр. Әдәп кешеләрне ямьсез эшләрдән туктата, ялгышлардан саклый.
Мәкальләр халыкның акыллы киңәшчесе, үгет – нәсихәт бирүчесе булган. Әхлак турында мәкальләр белән таныштык һәм табышмакларга җаваплар таптык. "Әхлак - нигезе матур гадәт" - дигән китап күргәзмәсенә обзор ясалды.