"Бер тамчы ярату".
Күкчә – Бирәзә китапханәсендә 22 нче октябрь көнне танылган язучы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нәбирә Гыйматдиновага – 60 яшь тулу уңаеннан “Бер тамчы ярату” – дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Күргәзмәгә Н. Гыйматдинованың “Синдә минем хакым бар”, “Үзем генә беләм...” дигән повесть, романнар китаплары, Сәхнә №10 – 16, Идел №10 – 16 журналлары куелды. Аның мавыктыргыч әсәрләре укучыны кызыклы язмышлар белән очраштыра, халкыбызның үткәндәге һәм бүгенге тормыш көнкүреше хакында, туган илебез – җиребезнең киләчәге турында уйландыра. Әлбәттә, үзәктә дөнья тоткасы – мәхәббәт. Әсәрләрдә ул мавыктыргыч итеп сүрәтләнә. Бу күргәзмәдә 4 укучы катнашты, 4 китап бирелде.