"Мәдәни дәрес."
17 нче сентябрь көнне Күкчә – Бирәзә башлангыч мәктәбендә “ Бердәм мәдәни дәрес” проекты кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына Мәдәни көндәлек тапшырылды. Безнең мәктәптә баәлангыч сыйныфта өч укучы укый. Өченче сыйныфта бер укучы, дүртенче сыйныфта ике укучы укый. Анда укучыларга көндәлекнең эчтәлеге һәм ничек тутырырга кирәклеге аңлатылды. Көндәлектә бөек язучылар, сәнгать әхелләре турында бик күп мәълүмәт белә алалар. Шул шагыйрьләр турында күбрәк белү өчен китапханәгә килеп китаплар алып укырга чакырдым.