Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Матурлык дөньяны коткарыр."

Җәмгыятебезгә икмәк ничек кирәк булса, матурлык та кирәк. Без чын матурлыкның һәрвакыт кешелекле булуына ышанабыз. Гүзәллек кешене нәфисләндерә, яхшырта, рухи һәм әхлакый сафландыра. Хәзер көнкүрештә, мәктәптә, гаиләдә, җитештерү тармагында эстетик тәрбия бирү турында басым ясап әйтелә, языла. Киләчәк дөньяның яшь гражданын тормыштагы һәм сәнгатьтәге гүзәллекне күрә, дөрес бәяли белергә өйрәтү – аны һәрьяктан үскән шәхес өчен кирәк булган      әһәмиятле сыйфатлар белән баету дигән сүз.

Нәрсә соң ул кеше матурлыгы, гүзәллеге?

Ул – балачактан ук эшне сөя белү. Гөлгә су сибү дисеңме, идән, савыт-саба юу, үзенең күлмәген, чалбарын үтүкләү, чәчен матур итеп тарый белү һ. б. Ул – матурлыкны күрә, тоя белү дә.

 Әйдәгез, барыбыз да бергә-бергә матурлыкны тоя белик, аны күрергә өйрәник, күңелләребез почмакларында гүзәллекне күбәйтик, тирә-юньдәге матурлыкка гашыйк булыйк, бер-беребезгә изге теләкләр телик һәм  матурлыкны тоярга өйрәтик.