Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Тукай безнең күңелләрдә" әдәби салон

22 январь көнне Яңасала авыл китапханәсендә "Тукайны бергәләп укыйбыз" проекты кысаларында "Тукай безнең күңелләрдә" дигән әдәби салон оештырылды. Китапханәче катнашучыларны Г. Тукайның "Кышкы кич" шигыре белән таныштырып үтте. Шигырьгә бергәләшеп тирән анализ ясадык. Ахырдан " Сез Тукайны беләсезме? "- дигән шигъри викторина үткәрелде.