"Җидегән чишмәләрдән илһам алган шәхес" ккитап укучылар конференциясе
21 январь көнне Арча үзәк китапханәсендә якташ язучыбыз, әдәбиятыбызның йөзек кашы, фольклорчы, Татарстанның халык язучысы, авылдашым Гомәр Бәшировның тууына 125 ел уңаеннан "Җидегән чишмәләрдән илһам алган шәхес" исеме астында узган китап укучылар конференциясендә катнаштым . Очрашуда "Туган ягым -яшел бишек" автобиографик повесты буенча чыгыш ясадым.