Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Туган ил сагында батыр егетләр" батырлык дәресе

17 январь көнне Каенсар авыл клубында, ЯңгаСала күчмә китапханәсе белән берлектә "Туган ил сагында батыр егетләр" дип исемләнгән батырлык дәресе үтте. Яшүсмерләргә махсус хәрби операциянең кайчан һәм ни өчен башлануы, анда катнашучы хәрбиләрнең, авылдаш егетләребезнең батырлыгы һәм каһарманлыгы, аларның  Ватанга мәхәббәте турында сөйләдек. Алар игътибарына махсус хәрби операция геройлары турында журнал-газеталардан мәкаләләр тәкъдим иттек.  
Дөньялар тынычланып, егетләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә батырлык дәресен тәмамладык.