"Бер назлы сүз, мең дарудан көчлерәк"-инвалидның өенә бару
Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк,
Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ.
Инвалидлар декадасы уңаеннан 7 декабрь көнне "Бер назлы сүз, мең дарудан көчлерәк"- дигән девиз астында, Яңасала авыл китапханәсе Каенсар авыл клубы белән берлектә мөмкинлекләре чикле булган авылдашыбызның хәлен белеп кайттык.
Безнең баруыбыз аларның тормышына аз гына булса да ямь өстәгәндер, күңелләре булгандыр, дип уйлыйсы килә.
Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел.
Игелек кылырга ашыгыйк!