"Мәрхәмәтле безнең әниләр" түгәрәк өстәл
Мәрхәмәтле безнең әниләр
Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гүзәл әниләр.
Сездә яши сүрелмәслек хисләр,
Йөзегездә шәфкать нурлары.
Сезнең җырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызның моңнары.
Бүген Яңасала авыл китапханәсе белән берлектә, Каенсар авыл клубында МХО булучы егетләребез Ахунов Фәниснең бертуган апасы Нурия ханым һәм Илмар Габдрахмановның әнисе Фирдания ханым белән әниләр көне һәм Ватан геройлары көне уңаеннан "Мәрхәмәтле безнең әниләр"- дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында истәлекләр барлау кичәсендә очраштык. Газиз әнинең бәгырь җимеше, сөекле улы турында булган хатирәләрен барладык.
Кадерле әниләребез Игелегегез, сабырлыгыгыз һәм балаларыгыз турында армый-талмый кайгыртуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт хисләрен белдерәбез.
Бүген без үзебезнең җирлектә яшәүче һәм шулай ук районыбызда яшәүче мобилизацияләнгән ир-егетләрнең Әниләренә улларын Ватан патриотлары итеп тәрбияләгәннәре өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, аларга тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Улларыгызга еллар буе биргән күңел җылысы аларны хәрби операция шартларында да сакласын, алар барысы да үзләрен яратып, түземсезлек белән көтүче гаиләләре янына, туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Барыгызга да чын күңелдән бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим! Балаларыбыз бәхетле һәм уңышлы булсын, ә аларның игътибары һәр ананың сизгер йөрәген җылытсын!