Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Шушы үткән тарихыбыз безнең, Татар халкын бергә туплады" тарих сәгате

"Шушы үткән тарихыбыз безнең, Татар халкын бергә туплады" - дип исемләнгән тарих сәгатенең максаты укучы балаларда гореф-гадәтләргә, гаилә традицияләренә, ядкарьләренә кызыксыну уяту; буыннар бәйләнеше, исем-фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте турында күзаллауны тирәнәйтү; үз гаиләң, милләтең белән горурлану хисләре, халкыбызның үткәненә, өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү иде.
Тарихыбызны югалтмау өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләштек бүгенге очрашуда. Китапханәче балаларга Каенсар авыл тарихы, аның халкы, данлыклы кешеләре хакында тулы мәгълүмат бирде. Клуб мөдире балаларны элекеге өй җиһазлары, әби бабайларыбызның куланышта булган эш кораллары, кул эшләнмәләре белән таныштырды.