Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Ришвәтчелеккә каршы бергәләп!" мәгълүмат сәгате

Ришвәтчелеккә каршы көрәш - һәркемнең намус эше. Ришвәтчелекнең җәмгыятебезне җимерүче, намуслылык, гаделлек төшенчәләрен юк итүче корал икәнлеген аңлату максатыннан 30 октябрь көнне Каенсар авыл клубында( күчмә китапханә) ЯңгаСала авыл китапханәсе белән берлектә киң катлам укучылар өчен "Ришвәтчелеккә каршы бергәләп!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Китапханәче коррупция турында аңлатты, аның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре белән таныштырды. Катнашучылар белән "Нәрсә ул бүләк?", "Ярдәм өчен ничек рәхмәт белдерергә?" кебек сорауларга җаваплар эзләдек. Очрашуга "Ришвәтчелекнең тамыры кая?" дип исемләнгән күргәзмә эшләп куелды.