Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Акция "Помощь рядом"

Гаиләреннән аерылып китеп, ут яңгыры астында үлем күзенә карап яшәргә мәҗбүр ул солдатлар кемнәнеңдер газиз уллары, әтиләре абый-энеләре бит. Аларга бүген үзләрен яратуларын, сагынып көтүләрен белү бик мөһим, бу аларга көч өсти. Шуны истә тотып районыбыз авылларында “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” шигаре белән хәйрия акцияләре дәвам итә.
Бүген Арча районы Каенсар авыл клубында бер төркем апа- сеңелләр катнашында өй токмачы кисү өмәсе оештырдык. Өмәдә катнашучы һәр кемгә Аллаһының киң рәхмәтләре булсын.
Әниләрнең кул җылысын, күңел җылысын кушып, ихластан әзерләгән бу ризыклар тиз көннәрдә ияләренә барып җитеп, аларны сөендерсен, көч бирсен иде.