Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Зыялылар фаҗигасе» мәгълүмат сәгате

30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. Шул уңайдан, 30 октябрь көнне ЯңгаСала авыл китапханәсендә «Зыялылар фаҗигасе» исемле сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан күргәзмә уйлану төзелеп киң укучыларга тулы мәгълүмат бирелде.