Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Хуш киләсең, Сөмбелә!" көз бәйрәме

Алтын  көз  килеп  җитте,
Хушлаштык  җәйләр  белән,
Алтын  яфраклар  безне,
Котлады  бәйрәм  белән,
            Яфраклар  юлга  төште,
Ничек  узарга  таптап,
Тагын  бакчага  барам,
          Алтын  юллардан  атлап.
Яңасала балалар бакчасына йөрүче балалар, башлангыч сыйныф укучылары белән "Хуш киләсең, Сөмбелә!"- дигән көзнең искитмәле матур көнендә балалар бакчасында көз бәйрәме үтте. Бәйрәмдә көз турында шигырьләр, җырлар яңгырады.Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, көлделәр, күңел ачтылар.