Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Йөрәк җылыбыз сезгә"

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Яңасала авыл җирлегендә яшәүче уллары махсус хәрби операциядә булган әниләрнең хәлләрен белеп аларны бәйрәм белән тәбрик иттек.
Балам диеп яши әти әни
Балам диеп тибә йөрәге.
Балам диеп өзелә үзәкләре.
Балам диеп үтә гомере.
Җанны ярып чыга бит ул бала
Синең җаның аның җанында
И бер Аллам, сакла балаларны
Бул син һәрчак алар янында.
Авырлыклар салсаң - чамалап сал
Күтәрерлек булсын иңнәре
Бәхет, шатлыкларын күберәк бир
Күтәрә алган кадәр үзләре.
Киртәләрең салсаң - биек итмә
Бер күрүдә яшьләр чикмәсен
И бер Аллам, үтенеп сорыйм синнән
Балам юлын тайгак итмәче.
Хәерле гомерләр бир балаларга
Озын булсын бала гомере!
Сау-сәламәт булып яшәсеннәр
Тоеп җирдә яшәү кадерен.
/ Р. Гатауллина
Хөрмәтле ӘНИЛӘРЕБЕЗ! Илне, Ватанны сакларлык, ышанычлы уллар үстергәннәрегез өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында илебез халкы тыныч йоклар. Дөньялар тыныч, Илебез күге гел аяз булсын иде, сугыш афәтләре тиз арада туктасын иде дигән иң изге теләкләребезне җиткерәбез.