“Сак бул!Наркомания” күргәзмә- кисәтү
Республикада “ак үлем” корбаннары кимесә дә, бу агуны тарату һәм куллану белән бәйле вәзгыять киеренке булып кала.Үсеп килүче буынны наркоманиядән саклап калу һәм аларга кисәтү мәгълүматы бирү максатында, авыл китапханәсендә “Сак бул!Наркомания” дип аталган күргәзмә- кисәтү эшли башлады. Күргәзмәдә наркотикларның зарары һәм наркотиклар кулланучы кешегә янаган куркыныч турында мәгълүматлар куелды. Күргәзмә белән танышырга теләүчеләр рәхим итегез! Наркотикларга бәйлелек, наркомания хакында миф һәм чынлыкта наркотиклар куллануның нәрсәгә китерүе турында фикерләр алышырга Сезне китапханәдә көтәм.