Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Сугыш чорының онытылмас мизгелләре..."- тарихи сәгать

26 август көнне ЯңгаСала авыл китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында "Сугыш чорының онытылмас мизгелләре..."- дигән тарихи сәгать үтте.
Бүгенге очрашуда сүзебез 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының кечкенә генә йөрәкләре, әле ныгып та өлгермәгән иңсәләрендә сугыш чорының бөтен ачысын, кайгы- хәсрәтен, авырлыгын күтәргән, Бөек Җиңүне якынайту хакына барлык көчләрең куйган ветераннарның батырлыклары хакында сөйләштек, язып алынган истәлекләре белән уртаклаштык.
Сугыш елларында без ни күрдек?
Кайгыларны чәчеп җиргә күмдек…
Өс-баш инде — гел алама ертык…
Өчпочмаклы кара хәбәр алдык…
Сугыш елларында без ни күрдек?
Кара таңнан башак җыеп йөрдек,
Китап битен кәгазь итеп
Фронтка хат яздык корым белән.